Results count: Загрузка , search took 0.001 sec.

Search results

  1. Шуның өстенә мастерскойда эшләүче егетләрнең тулай йорты Тамара сергеевна торган өйнең күршесендә генә иде. Еники Әмирхан . Ялгызлык
  2. Бу да әледән-әле бер-берсенең күзенә чагылырга бер сәбәп. Еники Әмирхан . Ялгызлык
  3. Аннары, ничектер юллары туры килеп, берничә тапкыр төнлә клубтан да бергә кайталар, һәм, ниһаять, егет, үз инициативасы беләнме, әллә чакыру буенчамы, Тамара сергеевнаның өенә дә керә. Еники Әмирхан . Ялгызлык
  4. Йә, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени? Еники Әмирхан . Ялгызлык
  5. Билгеле, күпләр, аеруча хатын-кызлар, Тамара сергеевнаның бу эшенә бары бер яктан гына карадылар: янәсе, аңа яшь, таза ир кирәк булган, һәм китте шушы хакта селәгәй агызып гайбәт чәйнәү … Еники Әмирхан . Ялгызлык
  6. Ни өчен табигать тарафыннан һәр җан иясенә бирелгән теләктән ул гына мәхрүм булырга тиеш? Еники Әмирхан . Ялгызлык
  7. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән ул. Еники Әмирхан . Ялгызлык
  8. Шуның белән кешеләр арасына чыгасы, үзенең бүтәннәр кебек үк ишле-парлы булуын күрсәтәсе килгән аның … Еники Әмирхан . Ялгызлык
  9. Ир дигән кешенең күлмәгенә төймә генә тагып бирсә дә, юаныч таба ул. Еники Әмирхан . Ялгызлык
  10. петя котов белән кешеләр арасына чыгып йөрүдән һич тартынмый иде, аның белән култыклашып киносына да бара, бакчасына да чыгып утыра. Еники Әмирхан . Ялгызлык